Марат Хөснуллин Президент Юлламасы турында: Безне алга зур ыргылыш көтә
Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасы күбесенчә төзелеш комплексын үстерүгә багышланган иде. Телгә алынган барлык программалар да киләсе еллар бюджетында исәпкә алыначак, дип белдерде вице-премьер Марат Хөснуллин, дәүләт башлыгының Федераль Җыен алдындагы чыгышын шәрехләп.
«Шунысын искәртергә кирәк, Президент үз докладында илнең төзелеш комплексы шөгыльләнә торган мәсьәләләргә зур урын бирде. Моңа торак төзүне алга таба үстерү дә, гаилә ипотекасына, инфраструктурага, транспорт инфраструктурасына ярдәм итү дә керә. Анда шулай ук яңа төбәкләрне, Кырымны, Севастопольне, Ерак Көнчыгышны үстерү мәсьәләләре дә чагылыш тапкан», - дип санап үтте Хөкүмәт Рәисе урынбасары үзенең телеграм-каналында урнаштырылган видеоаңлатмада.
«Без хәзер Президент Юлламасы нәтиҗәләре буенча кирәкле норматив документларга үзгәрешләр кертәчәкбез. Шулай ук якындагы биш елга исәпләнгән бюджетта Президент телгә алган барлык программаларны да күздә тотачакбыз. Ягъни минем фикеремчә, бу – алга таба бик зур ыргылыш, бу – төбәкләрне, 2030 елга кадәр һәм алга таба 2036 елда илебезнең төзелеш комплексын үстерү буенча планда каралган эшләр», - дип белдерде вице-премьер.