Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: «Крокус»та терактта зыян күрүчеләр саны 152 кеше булды
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында зыян күрүчеләр саны 152 кешегә кадәр арткан, хәзерге вакытта 133 кеше һәлак булган санала. Бу хакта ТАСС ведомствога сылтама белән хәбәр итә.
Искәртик, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити холл»да тыныч гражданнарга Калашников автоматларыннан ут ачкан, шуннан соң янгын чыгарганнар. Әлеге факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылган. Террорчылар кулга алынды.
Шимбә, 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда якшәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте.
Илкүләм матәм көне сәбәпле, илдә әләмнәр төшерелде. Мәдәният оешмаларына күңел ачу чараларын кичектерергә тәкъдим ителде. Телеканаллардан күңел ачу программаларын алдылар. Спорт чаралары кичектерелде.