Владимир Путин Россия продукциясен алга этәрү өчен зур чара уздырырга кушты
Россиядә ил продукциясен алга этәрү өчен масштаблы чара үткәрергә кирәк. Федераль һәм Мәскәү Хөкүмәтенә йөкләмәне Президент Владимир Путин бирде.
Бу вакыйганың үзенчәлеге булып әйдәп баручы чит ил блогерларын чакыру торачак.
«Мәскәү Хөкүмәте катнашында ватан продукциясен алга этәрүгә юнәлдерелгән масштаблы чараны, шул исәптән әйдәп баручы чит ил блогерлары катнашуы һәм аны онлайн-форматта сату мөмкинлеге белән үткәрү зарурлыгын карарга», — диелә Кремль сайтында чыккан исемлектә.
Тиешле доклад 2024 елның 1 октябренә кадәр тапшырылырга тиеш.