Татарстанда 18 градуска кадәр җылы була һәм көчле җил фаразлана
Бүген, 19 майда, Татарстанда антициклонның үзәк өлеше йогынтысында коры һәм салкынча һава торышы урнаша. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы бик аз.
Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектәге җил исә, кайбер урыннарда ул 15 метрга кадәр (Казанда 14 метрга) көчәячәк.
Көндез төнге салкыннан соң төбәк буенча һава температурасы 13-18 градус җылылыкны (ТР башкаласында +16..+18 градус) тәшкил итә.