Финикога нигез салучыларның берсе – Сабировны Россиягә депортациялиләр
Күп миллионлы мошенниклык турындагы җинаять эше буенча халыкара эзләүгә игълан ителгән Эдвард Сабиров Россиягә депортацияләнә. Бу хакта Россия Федерациясенең Генераль прокуратурасы хәбәр итә.
Якын арада ул җинаять җаваплылыгына җәлеп итү өчен Дубай аэропортыннан Мәскәүгә очып китәчәк.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елның җәендә Finikoга нигез салучы Кирилл Доронин оперативниклар кулына эләкте. Тагын өч кеше – Зыгмунт Зыгмунтович, Эдвард һәм Марат Сабировлар качып киткән иде, аларны эзләүгә игълан иттеләр.
Җинаять эше «Мошенниклык» маддәсе буенча кузгатылган.