Дәүләт Думасы балалар һәм үсмерләргә социаль челтәрләрне тыю мәсьәләсен тикшерми
Дәүләт Думасында балалар һәм үсмерләргә социаль челтәрләрдән файдалануны тыю мәсьәләсе буенча эш алып барылмый. Бу хакта Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Антон Горелкин МАХ мессенджерындагы каналында хәбәр итте.
Шулай итеп, депутат Думаның мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцовның белдерүенә аңлатма бирде. Элегрәк Свинцов 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләргә керүне чикләү кирәклеге турында фикерен белдергән иде. Мисал итеп ул Австралияне китерде, анда шундый ук чаралар 16 яшькә кадәрге үсмерләр өчен кертелгән.
«Дәүләт Думасында балалар һәм үсмерләргә социаль челтәрләрне тыю идеясе каралмый», — дип язды Горелкин.