«Безнең флаг матур, гади, бер артык җире дә юк» — бүген Татарстан Дәүләт флагы көне
Татарстанның дәүләт флагы авторы — ТР халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. ТР Дәүләт флагы — ул триколор: яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь сызыклардан тора. Ак полосасы уртада, флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә, яшел полосасы өстә. Яшел һәм кызыл полосалар үлчәме буенча бертөрле. Флаг киңлегенең озынлыгына нисбәте — 1:2. Яшел төс — тормыш, яшәеш, яңарыш, Ислам дине төсе. Ак төс — пакьлык билгесе, кызыл төс — яшәеш, сәламәтлек, энергия, көч-куәт төсе. Төсләрнең башка трактовкасы да бар... Читать дальше...