Екатеринбургтагы Ельцин үзәге медиафасадында Татарстан флагы төсләре балкып яначак
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 майда, 22.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр Екатеринбургтагы Ельцин үзәге фасады ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы флагы төсләрендә балкып яначак. Бу хакта «Урал татарлары» порталында хәбәр ителә.Акцияне Татарстанның Урал төбәге вәкиллеге белгече Рифат Йосыпов дөньяның иң югары бинасы — Дубайдагы «Бурдж Хәлифә» мисалында үткәрергә тәкъдим итте.«Татар халкының зур бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасының шатлыгын билгеләп үтү һәм уртаклашу мөмкинлеге бирү безгә бик мөһим. Читать дальше...