Татарстанда коронавирусның симптомсыз уза торган очраклары 30 процентка кимеде
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда соңгы атнада Covid-19 белән симптомнарсыз авыручылар өлеше 20 — 30 процентка кадәр кимеде. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. «Авыруның авыр формалары өлеше дә артмый. Яңа теркәлгән очраклар арасында ул 1 проценттан аз гына артыграк тәшкил итә. Авыруның читтән кергән очраклары бердәнбер булып кала бирә — бер атна эчендә алар нибары 11 иде»... Читать дальше...