Рөстәм Миңнехановка «Иннополис»та яңа проектлар турында сөйләделәр
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисади зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында яңа проектларны расладылар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Тугыз компания «Иннополис»ның яңа резидентлары һәм партнерлары булды. Яңа партнерлар 250 дән артык эш урыны булдырачак. Инновацион инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43 млрд. сум тәшкил итә. «Трансмашхолдинг»... Читать дальше...