Казанда яшь егет сөйгәнен һәм аның ата-анасын суеп үтергән
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшь егет сөйгәнен һәм аның ата-анасын суеп үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Фаҗига кичә Чуйков урамындагы йортларның берсендә булган. 22 яшьлек егет 18 яшьлек сөйгәненә кунакка килгән. Анда кызның әти-әнисе белән егет арасында низаг чыккан. Егет пычак алып, 59 яшьлек хатын-кызны, аның 62 яшьлек ирен һәм сөйгән кызын суеп үтергән. Читать дальше...