Актаныш районының Мари Суыксуы авылында республикакүләм Семык-2021 бәйрәме булды
(Актаныш, 19 июнь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Актаныш районының Мари Суыксуы авылы Семык бәйрәмен икенче тапкыр шулай олылап уздыра, беренчесе 2013 елда булган иде. Бүген авылга республиканың төрле районнарыннан мари халкы вәкилләре килде, кунакларның барысы да милли киемнәрдән, һәр тарафта марича сөйләм, милли көй-җырлар, шатлыклы авазлар яңгырап торды. Актаныш районы татарлар иң күп яши торган район. Башка милләт халыклары аз санда, бер рус авылы бар, Мари Суыксуы белән Терпеледә мари милләтенең традицияләрен саклап яшиләр. Читать дальше...