Мөслим районында бер өйдә газ баллоны шартлаган
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Мөслим районының Иске Карамалы авылында бер өйдә газ баллоны шартлаган, нәтиҗәдә йортның бер өлеше җимерелгән. Шәхси торак йортта 50 литрлы газ баллоны шартлаган. Йортның түбәсе җимерелгән, стеналарның бер өлешенә һәм тәрәзәләргә зыян килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фаҗигадә 48 яшьлек ир-ат зыян күргән. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.