Чүпрәледә татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәттеләр
(Чүпрәле, 26 сентябрь, «Татар-информ», « Туган як »). Бүген Чүпрәле районы мәдәният йортында татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар үткәрелде. Чараны Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллиннар алып барды. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләп, укуларның мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халык алдында татар телендә чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү үткәрелә. Читать дальше...