«Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә
![«Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә](https://tatar-inform.tatar/attachments/07241e7067b10067d268dbc697b986ccf2ecc243/store/fill/780/440/e1b671a98b832f8bd696e98c557735041a2f4ecdf90067a71e22c1447226/R60I6GtDjwM.jpg)
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шәһәргә 3 080 тартма кайтарылган, 35 тарату үзәге эшли. Үзизоляциядәге кешеләргә азык-төлекне волонтерлар тарата, район күләмендә авыл советлары аша тапшырыла.
Акция коронавирус инфекциясе аркасында катлаулы тормыш хәлендә калучыларга азык-төлек белән ярдәм итүне күздә тота.
Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан төзелгән.