Мөхәммәтшин Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем фикер алышуларында катнашты
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем утырышында катнашты. Киңәшмә дистанцион форматта узды. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшлекле төркем әгъзалары гражданнарга төзәтмәләрнең эчтәлеге турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча фикер алышты. «Россия Конституциясенә төзәтмәләрне тикшерү һәм популярлаштыру эше аларны кабул иткәннән соң гына тәмамланачак. Безнең төп миссия хәзер — мәгълүмат бирү», — диде төркемнең рәистәше Талия Хәбриева.
Фәрит Мөхәммәтшин төзәтмәләр турында гражданнарга төрле мәйданчыкларда хәбәр итүләре турында сөйләде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, аерым алганда, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, Татарстан Фәннәр академиясе әгъзалары, яшьләр һәм профсоюз оешмалары әгъзалары, милли-мәдәни автономия җитәкчеләре белән очрашты. Мондый очрашуларда яңгыраган барлык тәкъдимнәр эш төркеменә тапшырылган, аларның күбесе федераль законны эшләгәндә исәпкә алынган.
Төп канунга үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү санэпидемиологик вазгыять күзлегеннән мөмкин булган вакытта узачак, дип саный эшче төркем әгъзалары.