Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 50 яңа очрагын ачыклады
![Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 50 яңа очрагын ачыклады](https://tatar-inform.tatar/attachments/01359d7893a7e01614f1cda69e30a311f404d79a/store/fill/780/440/50f2093671739e76a30374e633006741191c7db50d2287ae907f5024ff91/a150afba97ed213d23ef47be356a8b6e.jpg)
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә илле кешенең Covid-19 йоктырганы ачыкланган. Алар арасында читтән кергән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«15 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйләрендә дәвалана», — диде Лилия Галимова.
Иң күп авыручылар 30-50 яшь аралыгында (16 кеше), 13 кеше 50 яшьтән 60 яшь кадәрге төркемгә керә.
Казанда коронавирус белән авыручы 32 кеше, Түбән Камада 4 кеше Яшел Үзәндә 3 кеше теркәлгән.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусның 3452 очрагы теркәлгән, аларның күп өлеше дәваланып терелгән.