Чүпрәле районында чираттагы «Мүнчәли укулары» үткәрелә
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Чүпрәле районында чираттагы «Мунчәли укулары» дигән дини җыен үткәреләчәк. Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Мунчәли авылында уза торган «Мунчәли укулары» 2011 елдан башлап үткәрелә. Чарада республикадан һәм күрше төбәкләрдән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, артистлар катнаша. Укулар авыллардагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган чыгышлар һәм вәгазьләр белән үрелеп бара. «Мунчәли укулары» җыены быел 10 июльгә билгеләгән. Чара иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана.