Узган тәүлектә Татарстанда 234 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 234 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «60 кеше хастаханәгә салынган, 165 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 99 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирусның 18 очрагы ачыкланган, ә Яшел Үзәндә — 13. Бер көндә Covid-19 белән авыручылар 35 муниципаль берәмлектә теркәлгән. Шулай итеп, 4 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 38 944 тапкыр куелган. Татарстанда 32 518 кеше (узган тәүлектә — 280 кеше) ковидтан терелгән. Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 071 724 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 625 874 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 13 674 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.