Миңнеханов һәм Матвиенко Татарстанда ковидка бәйле вазгыять турында фикер алышты
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты.
Валентина Матвиенко республикага Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшьлеге белән шәхсән котларга килгән иде. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар республикада коронавируска бәйле вазгыятьне тикшерде, аерым алганда, Татарстанның дарулар, үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратлары, кислород белән тәэмин ителеше турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кирәкле препаратлар һәм материаллар белән тулысынча тәэмин ителгәнлеген, Covid-19 белән авыручылар өчен ятак урыннары резервы булдырылуын әйтте.
Шулай ук Татарстан Президенты Федерация Советына уртак эшчәнлек һәм республикадан кергән тәкъдимнәрне хуплау өчен, шул исәптән Федерация Советында Татарстан көннәре уздырганга рәхмәт белдерде.
«Безнең презентациядән соң сезнең тарафтан беркетмәле йөкләмәләр бирелде — болар барысы да безнең эшебездә җитди ярдәм булды», — диде ул.