Якшәмбе көнне Татарстанда 21 градуска кадәр суыта
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 гыйнварда, республика территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явуы ихтимал. Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төнлә һава температурасы 11-16 градус салкын булачак. Урыны белән термометр баганалары -21 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы минус билгесе белән 4-9 градусны тәшкил итәчәк. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил, юлларда бозлавык саклана, дип кисәтә синоптиклар.