Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость

Фердинанд Фәтхинең «соңгы» концерты: «Миңа охшаган матур кеше чыкса, бүген үк өйләнәм...»

Фердинанд Фәтхинең «соңгы» концерты: «Миңа охшаган матур кеше чыкса, бүген үк өйләнәм...»

63 яшендә булса да, йөрәгендә мәхәббәт хисе әле дә сүнмәгән, дәртле күңелле, күтәренке кәефле шәхес - Фердинанд Фәтхинең «соңгы» дип аталган концертын карап кайттык. Нишләп бу концертны соңгы дип атаган? Хәзерге татар эстрада артистларына мөнәсәбәте нинди? Бу хакта - «Интертат» репортажында.

30 нчы ноябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармония артисты Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты узды. Концерт «соңгы концерт» буларак анонсланган иде. Нигә икән?

«Чулпан» мәдәният йортына килеп керүгә, урта буын абый-апайлар күплегенә игътибар иттем, ак яулыклы әбиләр һәм бабайларга күзем төште. Фердинанд Фәтхинең иҗатташ дуслары, якташлары да биредә иде. Кулларында чәчәк бәйләмнәре, пакет-сумкалар. Концерт башлануга 5-10 минут кала халык залга керә башлады. Кешенең күплеген шунда сиздем.

Афишада күргәнебезчә, концерт программасында Фердинанд абыйның иҗатташ дуслары Сиринә Зәйнетдинов, Фәридә-Алсу, Резидә Шәрәфиева, Ринат Вәлиев, Гөлшат Имамиева, Ләйсән Мәхмүтова һ.б чыгыш ясарга тиеш. Ни булыр концерт барышында?

«Мин халык җырлары белән халкыбызга танылдым.»

Концерт тере музыка, татар халык җыры «Ашхабад» белән башланып китте. «Нигә татар халык җыры белән башлады икән?» дигән сорау туды иде.

Җырлап бетергәч, соравыма җавап таптым:

– Бүген үземнең концертымны халык җырлары белән башлап җибәрдем. Ни өчен дисәгез? Мин шушы халык җырлары белән халкыбызга танылдым. Халык җырлары миңа этәргеч, яшәвемә көч бирде, тормышны аңлатты. Шуңа күрә халык җырлары йөрәгемә якын!

Дөрестән дә, концертта утырулары да рәхәт иде. Әле халык җырлары кешегә кирәк, ул җырлар җырлансын, сүнмәсен-сүрелмәсен генә...

Концерт ике өлештән торды. Беренче өлештә күбрәк котлау, мактаулы бүләкләр тапшыруга бай булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы да биредә. Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен – медален һәм күренекле шәхесләргә тапшырыла торган кул сәгатен тапшырды.

Казан бию ансамбленә гашыйк булдым. Ул биюләре шундый матур, барысы бер тигез, тез итеп ясыйлар. Оста биючеләр җыелган. Шәп!

Концертны дәвам итеп Татарстанның атказанган артистлары бер-бер артлы Гөлшат Имамиева белән Сиринә Зәйнетдинова чыгыш ясадылар. Сиринә Зәйнетдинова Хәния Фәрхи репертуарындагы «Саумы бәхет» җырын искиткеч башкарды.

Алып баручылар да бик матур алып барды.

Фердинанд Фәтхине котларга сәхнәгә Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе Ләйсән Гаптелхан кызы Низамова күтәрелде.

– Бетте! Калтырама! – дип сүз башлады Татарстанның халык артисты, «Казан» бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова. Күрәсең, Фердинанд абый дулкынлангандыр, әмма без моны сизмәдек.

Тамашачы сине рәхәтләнеп кабул итте. Фердинанд абый безнең филармониянең абыйсы да, апайсы да, дустыбыз да! Юмор осталыгын белсәгез никадәр! Килеп керүгә безне көлдерә ул. Син бәхетле кеше! Син бәхетле артист! Безнең халкыбызны һәрвакыт яраттырып кайта чит төбәктә! – диде ул.

«Син үзең миңа дару» җырын җырлаганда, чәчәк тоткан тамашачылар сәхнәгә чыга башлады. Фердинанд Фәтхи, чәчәкләрне алмады – җырын җырлап бетерде. Бер апаны җәлләп куйдым, ничә янына барды чәчәк бирергә, Фердинанд абый алмый, теге апай оялгандыр инде. Нишләтәсең – җырын җырлап бетерәсе килгәндер.

15 минут тәнәфес булган арада мин үзем янында утырган апаны сорауларга күмдем.

Сезгә Фердинанд Фәтхинең иҗаты нәрсә белән ошый?

Фердинанд Фәтхи – ул халкыбызның бөек җырчысы. Бик яратам аның иҗатын. Талантлы артист.

Концертта нинди хис-кичерешләр алдыгыз?

Бу матур концерт озак күңелләрдә сакланыр дип уйлыйм. Мин аңа бары саулык, сәламәтлек телим. Ә бәлки, тормышында бер яхшы кешене очратуын да телим.

Яшь чагыгызда аның җырларын тыңларга ярата идегезме?

Бик яратып тыңлый идем.

Нинди җырын?

«Өммегөлсем» җырын яратып тыңлый идем, бик күп еллар җырлый бит ул җырны.

Залда блогер Эльмира Камалиеваны да күреп алдым. Тизрәк барырга ашыктым – кем була икән блогер Фердинанд абыйга?

Фердинанд абый белән без якташлар, ул Ашыт авылыннан, мин Ташкичүдән. Аның авылы безнең авылга терәлеп тора. Фердинанд Фәтхинең иҗатына гашыйкбыз. Татар мохите, татар җырларына гашыйк булганга күрә концертларга йөрергә тырышабыз.

Сезгә концерт ошыймы?

Концерт бик ошый. Монда бөтенесе дә аны яратып җыелган тамашачылар дип уйлыйм. Һәрбер җырын, һәрбер сүзен яратып көтеп алабыз.

Фердинанд Фәтхи туган авылын, туган ягын, әнисен үлеп ярата, шул хакта даими әйтеп килә. Концертының икенче өлеше әнисенә багышланга иде. Әнисенә багышлап үзе җыр да язган. Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Ринат Вәлиев белән баянга җырлады шул җырны. Фердинанд абыйның әнисе гүр иясе инде. Залда утыручы апаларның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Залны елатты.

Резедә Шәрәфиева, Ринат Вәлиев, Рафаэль Якуповлар чыгыш ясады. Ләкин Фәридә-Алсу дуэты, Ләйсән Мәхмүтова никтер чыгыш ясамадылар. Бик көткән идем аларны.

«Сагындым авылымны», «Саубуллашу» җыры белән концерт ахырына да якынлашты. Сәхнәгә концертның режиссеры Раил Рамазанов, сәхнәдә «Казан нуры» оркестры, «Казан» бию ансамбле чыкты.

Концерттан соң Фердинанд Фәтхи белән сөйләшеп алдым.

Нишләп бу концертыгызны «Соңгы концерт» дип атадыгыз?

Соңгы концерт дип әйтмәдем инде. Иҗат кичәсе, юбилей концерты буларак соңгы, ә болай концертларым алга таба дәвам итәчәк Алла бирсә.

Татар артистларына нинди сыйфатлар җитми дип уйлысыз?

Татар артистлары һәрберсе үзенчә матур чыгарга тырыша. Ләкин минем әйтәсем килә – безнең татар халкы милләтен, миллилекне, гореф-гадәтләрен, милли киемнәребезне югалтмаска тиеш. Ярым ачык күлмәкләр киеп, күкрәкләрен күрсәтеп киенү матур әйбер түгел. Кыргызстанга, Казахстанга да андый күкрәк күрсәтеп йөрү юк. Алар үзләренең динен, гореф-гадәтләрен саклыйлар.

Сез соң гына өйләнеп, 1 ел гына гаилә тормышы белән яшәгән кеше. Татар сәхнәсендә өйләнмәгән ир- ат һәм кияүгә чыкмаган кызлар шактый. Менә аларга нәрсә киңәш итәр идегез?

Мин аларга бернәрсә дә киңәш итә алмыйм. Мин үзем дә өйләнмәгән кеше. Аларның юлларына кайчан күңелләренә ошаган, матур кеше очрый – алар каршы килмәс. Мин үзем дә шундыйларны эзлим. Миңа ошаган, матур кеше чыкса, мин бүген үк өйләнәм, баласы булса да бернәрсә әйтмим.

Яшь чагында сезнең артыгыздан кызлар күп чаптымы? Араларында миңа өйлән дип әйтүчеләр булмадымы?

Булды, андыйлар күп чапканга күрә үзем ялгыз булып калдым...

Яраткан кызыгызга җыр иҗат иткәнегез булмадымы?

Яраткан кызга җыр башкармадым. Без су буйларына матур итеп кошлар сайравын тыңлый идек. Мин үзем җырлый идем, ул тыңлый иде.

Су буйларында дигәннән, Сез авылыгыз турында еш телгә аласыз. Күп авыллар юкка чыгу куркынычы алдында, ә менә сезнең авыл нинди хәлдә? Яшьләр бармы?

Авылыбызның хәлләре бик әйбәт. Яшьләр дә бар. Барысы да бар авылыбызда.

Минем сорауларым бик күп иде. Фердинанд абый бик ашыкты. Кайбер сорауларыма җавап ала алмыйча калдым. Киләчәктә очрашулар булыр дип өметләнәм.

 

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Фестиваль-конкурс любительских творческих коллективов объединит в Архангельске хореографию, цирк, театр и балет



Мода

Показ Academy Kaurtseva Fashion Day III 24






103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане




Новости Казани

Электромашины в Ульяновске: летом – дешевле

В Чебоксарах встретили святыню, связанную с жизнью Пресвятой Богородицы

Масштабную выставку «Под куполом» подготовили цифровые художники к тысячелетию Суздаля

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


Казань

Депутат Госсовета РТ Нигматулин возглавил реготделение партии «Новые люди» в Татарстане






Rss.plus
Moscow.media
Татарстан

Минниханов посетил крупное овощехранилище в Чистопольском районе



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

Телеведущего Урганта исключили из концерта памяти Окуджавы "Заезжий музыкант"




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

«Ак Барс» сыграл на перехват // Он назначил главным тренером Анвара Гатиятулина

«Она неудержима»: Новосибирская чемпионка выиграла полумарафон в Казани

В Подмосковье стартовал межрегиональный этап чемпионата «Профессионалы»


WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Настроение

Китайский кроссовер чуть не сжёг своего владельца



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России