Добавить новость

«Болгар радиосы»ннан гадәти булмаган акция: «Трамвайда җырлаган юк иде әле»

Халыкның күп өлешен көндезге 11дә Академик Арбузов тукталышыннан алып китәргә тиеш иделәр. Сәгать 11 тулып 5 минут узды, ә трамвай һаман күренми. Бәйрәмгә дип килгән Ринат абый: «Халык бигрәк күп җыелган, инде бөтенебез дә сыярбыз микән», – дип кайгыра.

Сәгать 11:19. Халык һәр килгән 5 нче маршрут трамвае янына килеп карый. Тик безгә кирәклесе булып чыкмый. Чираттагысын көтәбез.

Сәгать 11:23не күрсәткәндә моңа кадәр тыныч кына торган кешеләр арасында да борчылу арта башлады. Бер апа, трамвайның соңга калуына аптырап: «Булмады инде бу, кайтып китәсе генә кала. Пешмәгән-оешмаганнар», – дип тә сүгеп алды. Үзе китмәде, көтүен дәвам итте.

Әллә теге апаның сүзләрен ишетепме, берничә минуттан бәйрәм трамвае килеп җитте. Ишекләр ачылды, халык трамвайга керде. Эчтә исә «Болгар радиосы» хезмәткәрләре һәм артистлар каршы алды.

«Озак көттек!» – диде кемдер керүгә.

«Озак көттегезме? Кайтып китмәгәнсез бит! Без дә сезне көттек!» – дип җавап кайтардылар оештыручылар.

Шул мизгелдән соң моңа кадәр булган бөтен ризасызлык онытылды, бәйрәм трамвае җыр-моң белән кузгалып китте.

«Трамвайда җырлаган юк иде әле»

Иң беренче булып Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев чыгыш ясады. Беренче башкарган җыры «Трамвайчы кыз» иде. Шуннан соң Илшат Сафин, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова җырларын да тыңладык. Рәзил Камалов гармун уйнап, халыкны җырлатты. Тимер юл вокзалы тукталышында артистлар составы алышынды. Трамвайга Вадим Захаров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар керде.

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров җыр башкарыр алдыннан «Трамвайда җырлаган юк иде әле», – дип бүлеште.

Алсу Фазлыева да беренче тапкыр трамвайда җырлавы турында сөйләде.

Бу бит эксклюзив. Бу сәхнә түгел. Бу Сабантуй мәйданы да түгел. Бу – трамвай. Миңа калса, бөтен артист та бүген беренче тапкыр трамвайда җырлагандыр. Асаф Вәлиевтан кала. Безгә яңа тәҗрибә. Безнең өчен яңа, кызыклы вакыйга. Шушы вакыйгада катнашуыбызга чиксез шатбыз. Әлбәттә, радио елдан ел яңа креатив идеяләр уйлап чыгара. Радиода алар беренче шундый тәҗрибә ясаганнардыр, – диде ул.

«Трамвай эчендә – 32 градус»

Акциядә Кукмара, Әлки, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан килгән апа-абыйлар да булды. Гөлфизә Хәйретдинова исә Ульяновск өлкәсеннән килгән иде.

Барлык алып баручыларны да яратам. Бик матур бәйрәм оештырганнар. Күңелем ачылды. Бик яратып килдем. Кызым белән килдем. Үзем бик җырларга яратам. Рәхәтләнеп кушылып җырладым, – дип бүлеште ул.

«Болгар радиосы» алып баручысы Эльвира Вильдан сүзләренчә, бүгенге бәйрәм Казан халкы өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен дә зур вакыйга булган.

Бүген Радио көне. Һәм «Болгар радиосы» Казанда яшәүчеләр өчен генә түгел, бөтен Татарстан халкы өчен зур бәйрәм оештырды дияргә була. Чөнки биредә Казан шәһәрендә яшәүчеләр генә түгел, чит төбәкләрдән дә хәтта килүчеләр бар иде. Менә әле таблога күз салдым. Урамда +26 градус дип күрсәтә. Ә трамвай эчендә гомумән +32 градус. Без инде хәзер ничә сәгать җырлашып, биешеп барабыздыр. Трамвай кире үзенең депосына кайта. Бер әйләнеш ясады, диләр. Ышанып та булмый. Шундый күңелле, шундый рәхәт. Радио тыңлаучыларыбызның шундый ягымлы карашлары, безне сагынып көтеп алулары тагын да эшләргә куәт өсти. Бик күңелле. Рәхмәт «Болгар радиосы»на. Рәхмәт безнең тыңлаучыларыбызга. Чөнки алар булмаса, без булмас идек. Радио көне белән барыбызны да, – диде ул.

Шундый эссе көндә трамвайда шәһәр әйләнәбез дигән фикергә башта бераз сәерсенеп караган идем. Хәер, трамвай эчендә урыны белән бик кысан һәм эссе булса да, бәхеткә, беркем дә хәлдән таеп егылмады. Исән-сау гына бер тулы әйләнеш ясап, Ветеринария академиясе тукталышында төшеп калдык.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России