Чирмешән районының Кызыл Чишмә бистәсендә Сабантуй булган
(Чирмешән, 15 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кызыл Чишмә бистәсендә кече Сабантуй оештырып, нефтьчеләргә хөрмәт күрсәттеләр, рәхмәтләрен ирештерделәр. Сабантуй дип, ул алай зурлап үтмәде, битлек тә кияргә туры килде. Аннан соң, нәкъ бүген яңгыр сибәләде, эш көне булгач, халык та күп җыелмады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Моңа сәбәп тә туган — әлеге бистәдә Кызыл Чишмә чишмәсен төзекләндергәннәр. «Нурлатнефть» идарәсе монда инде икенче тапкыр зур ремонт үткәргән. Читать дальше...