«Кияү анасы, кәләшнең гаиләсе һәлак». 107 кеше үлгән янгын башланган мизгел видеосы чыкты
Гыйракта туйда 100 кеше янып үлгән. Мосул провинциясе хакимияте Эль-Хамадания шәһәрендәге фаҗига башланган мизгелләр төшерелгән кадрларны күрсәтте. Әлеге видео РЕН ТВ каналы сайтында чыкты.
Кияү белән кәләш беренче биюен башлый, шул чакта петарда люстрага тия. Балдахинга ут каба, яна торган кисәкләр кунаклар өстенә оча. Залда меңнән артык кеше була.
Фаҗига 26 сентябрьдә кич белән килеп чыга. Төгәлләштерелгән белешмә буенча, 107 кеше һәлак булган. Кияү белән кәләш исән калган. Кияүнең анасы үлгән, кәләшнең бөтен гаиләсе диярлек һәлак булган.
«Кызыл Ярымай» оешмасы белешмәсе буенча, 500ләп кеше зыян күргән. Йөзләгән кешене, шул исәптән кияү белән кәләшне хастаханәгә китергәннәр, алар агулы төтен иснәгән.
Гыйракта 3 көнлек матәм игълан ителде, диелә хәбәрдә.
- Кайгыга әйләнгән бәйрәм: туйда йөздән артык кеше янып үлгән, дип язган идек.