Магнитогорск шәһәренең Дуслык йортында татар орнаменты турында сөйләделәр
Сишәмбе көнне, 19 апрельдә, Магнитогорск шәһәрендәге Дуслык йортында энә белән тегү буенча мастер – класс үтте. Татар мәдәнияты бүлегендә оештырылган чарада оста куллар татар халкының милли бизәген ясады. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
«Пэчворк» техникасы буенча дәресне тукыма кисәкләреннән тегү яратучылар клубы җитәкчесе Раиса Медведева үткәрде.
Мастер-класста катнашучылар энә кадагычларны ефәк тукымадан китап рәвешендә кулдан текте. Аны татар халкының милли орнаменты – үсемлек рәвешендәге бизәк белән бизәде, диелә хәбәрдә.