Рөстәм Акбашев инсульттан вафат булган
Җырчы, музыкант Альберт Исмаил дусты Рөстәм Акбашев вафат булуын инстаграмда хәбәр итте.
Рөстәм Акбашевка инсульт булган. «Бүген төнлә инсульттан китте. Рөстәм дус Акбашев. Күңелле яхшы дус иде. Урыны оҗмахта булсын», — дип яза ул.
Дуслары мәрхүмне бик яхшы, тормыш сөючән, «якты кеше иде», дип искә ала.
Фейсбуктагы сәхифәсендә үзе язганча, Рөстәм Акбашев соңгы вакытта халыкара экспорт, импорт, инвестицияләр буенча стартапларга ярдәм итү белән шөгыльләнгән. Шулай ук ул бизнес башлаучыларга стартаплар, онлайн сату-алу, бизнес проектлар юнәлешендә консультацияләр биргән. Халыкара сату-алу буенча вебинарлар оештырган. Музыка, сәяхәтләр белән кызыксынган, үзе дә җырлаган.
Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә, 30 октябрьдә, Мамадыш тракты, 40 адресы буенча мөселман зиратында 13.30 сәгатьтә була. Бу турыда Рөстәм Акбашевның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.