ТАССРның 100 еллыгына багышланган ТР Милли музее күргәзмәсе Менделеевскига килде
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», «Менделеевск хәбәрләре»). Менделеевски шәһәрендә Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлый. Әлеге күргәзмәне ТР Милли музее оештырган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. Күргәзмә «Татарстан АССР - Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр (татар дәүләтчелеге: X-XX гасырлар)» дип атала.. Рәсми ачылыш 2020 елның 21 июлендә була. Аннары күргәзмә Түбән Камага юл тотачак.