Татарстанның тугыз районы быел үзәкләштерелгән төстә корбан чалдырырга ниятли
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республиканың тугыз районы быел корбан чалуны үзәкләштерелгән тәртиптә үткәрергә ниятләгән. Бу хакта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте «Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама районнары элеккечә үзәкләштерелгән төстә корбан чалу традициясеннән кире кайткан. Ә республиканың тугыз районы — Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Питрәч, Баулы, Лениногорск, Алабуга, Менделеевск, Арча районнары үзәкләштерелгән төстә корбан чалырга җыена. Читать дальше...