Татарстан Президенты укучыларга белем бирүдә түбән нәтиҗә күрсәткән районнарны атады
(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның 74 мәктәбендә балаларның белемнәрен тикшерү тестлары объектив бәяләнмәгән. Бу — Рособрнадзор мәгълүматлары. Андый мәктәпләр күбрәк Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Аксубай районнарында булган. Татарстан Президенты биремнәрне объектив тикшерү өчен методик эшчәнлекне көчәйтергә кушты. Әлеге мәсьәлә бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә күтәрелде. «Без республиканың барлык мәктәпләрендә дә белем бирү сыйфатын тигезләү өчен зур көч куябыз. Читать дальше...