Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 17 август, «Татар-информ). 17 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Авырган 28 кешенең сигезен хастаханәгә салганнар, 20 кеше өйдә дәвалана. Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр: 18 яшькә кадәр — 1 кеше; 18-30 яшь — 5 кеше; 30-50 яшь — 11 кеше; 50-60 яшь — 5 кеше; 60-70 яшь — 5 кеше; 70-80 яшь — 1 кеше. Казанда Covid-19 диагнозы 23 кеше куелган... Читать дальше...