«Идел-йорт» фестиваленең Гран-при алган спектакле Казанда күрсәтеләчәк
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ХХ «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара конкурсының Гран-прига ия булган спектакле 21 декабрьдә Камал театры сәхнәсеннән күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәгенең матбугат үзәге хәбәр итә. Шамил Закиров исемендәге ХХ «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара конкурсының финалына 12 спектакль чыккан. Жюри әгъзалары халык театрлары спектакльләрен онлайн караганнар. Финалга... Читать дальше...