Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 47 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 47 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 17 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өендә дәвалана Инфекция йоктыручыларның күбесе 50-60 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган. Казанда – 22, Чаллыда – 7, Лаеш, Әлмәт, Менделеевск районнарында – өчәр очрак теркәлгән. Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 733 очрагы ачыкланган, 15 354 кеше терелгән. Читать дальше...