Менделеевскиның «Шаян» ансамбле 45 еллык юбилеен Мәскәүдә уздыра
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның Менделеевск районыннан «Шаян» халык иҗаты коллективының юбилей концерты була. Концерт программасы «Без бердәм халык!» дип атала һәм коллективның 45 еллык юбилеена багышлана. Чара республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Ансамбль мәскәүлеләргә Россиянең күпмилләтле мәдәнияте... Читать дальше...