Хезмәт министры республикада кадрларга ихтыяҗ аеруча югары булган районнарны атады
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанда кадрларга ихтыяҗ аеруча зур булган урыннарны атады. «Ун территориядә вазгыять аеруча кискен — бу Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Чүпрәле, Мөслим, Менделеевск, Мамадыш, Сарман, Спас районнары. Көньяк-көнчыгыш районнарда халык Башкортстанга, Самара өлкәсенә дә китү белән бәйле бу», — диде министр ТР Президенты катнашында Татарстан Куркынычсызлык Советы утырышында. Читать дальше...