Ел азагына Татарстанда эшсезләр саны 11,5 мең кеше калган
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бер атнада Татарстанда эшсезләр саны 414 кешегә кимегән. Хәзер 11,5 мең кеше рәсми теркәлгән эшсез булып калган. «Эш бирүчеләр республика халык мәшгульлеге үзәкләре аша 592 мең вакансия тәкъдим итә. Бер атнада алар 1,8 мең яңа вакантлы эш урыны тәкъдим иткән», — дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Моннан тыш, бер атнада Татарстанның барлык җиде моношәһәрендә дә эшсезләр саны кимеде. Читать дальше...