Казан лицее директоры мәктәп олимпиадалары санын арттыруны тәнкыйтьләде
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Лия Фәтхуллина). Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен олимпиадалар, бәйгеләр исемлеген узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арттырырга планлаштыра. Бу гомуми белем сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әлеге фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанның 131 нче лицее директоры Әлфия Хәбибуллина әйтте.
«Бәйгеләрне күбрәк керткән саен, гомуми белем бирүнең дәрәҗәсе шулкадәр күбрәк төшә. Барлык бәйгеләр һәм олимпиадалар, ни кызганыч, яхшы белем нигезе булып тормый. Мин үзем дә балаларны олимпиадага әзерлим, моның нәрсә икәнен яхшы беләм», — диде лицей директоры.
Россиядә мәктәп укучыларының сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән олимпиадаларны, интеллектуаль, иҗади бәйгеләрне һәм башка чараларын яңартырга планлаштыралар. Аны ике тапкырга арттырырга телиләр: әгәр узган елда якынча 250 бәйге булса, документның яңа вариантында алар 650дән артык.