Россия Хәрби-Диңгез Флоты нигез салынуының 325 еллыгын билгеләп үтә
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Россия Хәрби-Диңгез Флоты 25 июльдә нигез салынуының 325 еллыгын билгеләп үтә.
РИА Новости хәбәр итүенчә, быел аның составына яңа «Ясень — М» проекты буенча беренче төзелгән күптән көтелгән күпмаксатлы «Казан» атом су асты көймәсе керде инде, барлыгы 40лап корабль һәм суднолар килүе көтелә.
Санкт-Петербургта бәйрәмне үзенчәлекле итеп каршыларга ниятлиләр. Элегрәк Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, төп хәрби-диңгез парадында беренче тапкыр өч атом су асты көймәсе катнашачак. Өстәвенә, аларның берсе-узган ел флот составына кабул ителгән «Князь Владимир» («Борей-А» проекты) стратегик билгеләнештәге яңа крейсер.