Россия җыелма командасы Токиода узучы Олимпиадада 50 медаль яулады
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россия җыелма командасы (ул ВАДА санкцияләре аркасында Токиода узучы Олимпия уеннарында Россия Олимпия комитеты флагы астында чыгыш ясый) 50 медаль яулады инде.
Россия спортчылары исәбендә 12 – алтын, 21 – көмеш һәм 17 бронза медаль бар. Медальләрнең гомуми саны буенча Россия Олимпия комитеты командасы Кытай һәм АКШтан гына калыша. Алтын медальләр исәбе буенча хәзерге вакытта россиялеләр Уеннарның гомумкоманда медаль зачетында 6нчы урынны били.