Россия Әфганстанга гуманитар ярдәм җибәрәчәк
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия Әфганстанга медикаментлар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар кергән гуманитар ярдәм партиясен җибәрергә ниятли, дип белдерде Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Озакламый әфган партнерларына азык-төлек, медикаментлар һәм беренче кирәкле товарлардан торган гуманитар ярдәм партиясен җибәрергә җыенабыз», - дип хәбәр итте министр Тәһранда узган Әфганстан күршеләре (Россия, Кытай, Иран, Пакистан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан) белән очрашуда.