Песков ковидка каршы мөмкин булырдай яңа чаралар турындагы сорауга җавап бирде
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Омикрон-коронавирус штаммы аркасында Россия Президентының куркынычсызлык чараларын көчәйтү турындагы карарлары әлегә юк, ә яңа чикләүләр турындагы мәсьәлә Кремль вәкаләтләрендә түгел. Мондый аңлатмаларны ТАССка дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков бирде. «Әлегә карарлар юк», — диде Песков Владимир Путин өчен куркынычсызлык чараларын көчәйтү турындагы сорауга җавап итеп. Искәртеп узабыз, Көньяк Африка Республикасыннан Россиягә кайткан ике кешенең коронавируска ПЦР-тесты уңай булган иде, штамм әле билгеләнә. «Омикрон» Россиягә үтеп кергән очракта, вируска каршы чараларны көчәйтү мөмкинлеге турындагы сорауга Песков: «бу Кремль вәкаләтләрендә түгел», — диде.