Омск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте мохтаҗларга ярдәм итә
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе чорында Омск өлкәсе татарларының төбәк мохтарияте халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итә. Бу турыда Омск татарлары мохтарияте сайтында хәбәр итә.
Мохтариятнең җитәкчелеге, «Мәдәният» оешмасы рәистәшләре Радик Миңнеханов һәм Рәсил Мөхәммәдьянов «Социаль азык-төлек җыелмасы» өчен продуктлар сатып ала башлады.
Пандемия чорында авыр хәлдә калган кешеләр азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителәчәк. Мондый ярдәм Омск өлкәсенең күпчелек районнарында күрсәтеләчәк. Алар арасында Большеречье, Марьяновский, Колосовский, Знаменский, Тевризский, Усть-Ишимский, Седельниковский һәм Муромцевский районнары бар.