Россия шәһәрләрендә мәчетләр төзүгә ярдәм итүгә имза җыялар
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россиянең миллионлы шәһәрләрендә мәчетләр төзүгә ярдәм итү петициясе Россия җәмгыятендә уңай чагылыш тапкан. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Имза җыю 12 июньдә – Россия көнендә change.org платформасында башланды. Ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Омск, Владивосток шәһәрләрендә яшәүчеләр тарафыннан хупланды. Мәчетләр төзелешенә ярдәм йөзеннән акциягә мөфти Равил Гайнетдин хәер-фатихасын бирде. Аңа массакүләм мәгълүмат чаралары игътибар иткән. Күп кенә кешеләр петицияне шәхси имзалары белән генә хуплап калмыйча, социаль челтәрләрдә репостлар калдыра. Әлеге петицияне оештыручылар фикеренчә, Россиядә коронавирус пандемиясе вакытында мәчетләр, милләтләренә һәм диннәренә карамастан, меңләгән кешегә матди һәм азык-төлек ярдәме оештырган, ә Мәскәү Җәмигъ мәчете бу очракта дистәләгән мең кешегә ярдәм иткән. Моннан тыш, инициатива авторлары җирле һәм федераль хакимиятләрне элек төзелгән яки төзелеп килүче мәчетләрне һәм гыйбадәт йортларын җимермәскә, элек бирелгән җир кишәрлекләрен кире алмаска өнди. «Без мәчетләрне торгызуда һәм аларның эшчәнлегендә һәрьяклап ярдәм итәргә чакырабыз. Бөтен җәмгыятьне Россия шәһәрләрендә мәчетләрнең барлыкка килүе бернинди хокукларны бозмаячагын, бернинди хисләрне дә кысрыкламаячагын һәм башка диннәрнең әһәмиятен һәм ролен киметмәячәген аңларга һәм йөрәк белән кабул итәргә чакырабыз. Киресенчә, бу җәмгыятьнең социаль иминлегенә, дистәләгән миллион кешенең тормыш сыйфатына уңай йогынты ясаячак », - диелә мөрәҗәгать текстында.