Белгеч: Татарстан Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү мөмкинлеге теге яки бу төбәкнең Бөек Ватан сугышы нәтиҗәсенә керткән өлеше белән билгеләнә. Татарстан АССР Җиңүгә ирешүдә зур роль уйнады. Бу турыда республиканың «Патриот» спорт-патриотик һәм хәрби әзерлек яшьләр үзәге директоры Дмитрий Литвинов сөйләде. «Бу Казанда җитештерелгән танылган Пе-2 самолетлары, „Мелита“ фабрикасы, анда совет хәрби хезмәткәрләре өчен 80 процент диярлек мех эшләнмәләре җитештерелгән. Андый оешмалар күп. Әлбәттә, Казан хезмәт батырлыгы шәһәре исеменә дәгъва итә ала», — диде агентлык әңгәмәдәше. Хезмәт батырлыгын мәңгеләштерүгә 20 шәһәр дәгъва итә. Алар арасында Казан, Түбән Новгород, Самара, Чиләбе, Пермь һәм башкалар бар. Татарстан башкаласын хезмәт батырлыгы шәһәре дип тану тәкъдимен 2,4 миллионнан артык кеше хуплаган инде.