Мәскәүнең «Мирас» ансамбле «Рус дөньясы» фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим итте
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Мирас» ансамбле 13 июньдә Сергиев Посад шәһәрендә «Рус дөньясы» Россия һәм Евразия илләре халыклары фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим итте
Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр иткәнчә, фестиваль Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте. «Рус дөньясы» кунаклары халык һөнәрләре буенча мастер-классларда, осталар ярминкәсендә, көрәш төрләре буенча ярышларда катнашты, ат спорты тамашасын карады, интерактив һәм төрле мәйданчыкларда булды.
Благовещение кырында шулай ук тарихи реконструкцияләр оештырылды, балалар шәһәрчеге эшләде.
Фестивальне фольклор ансамбльләр һәм этник коллективлар концерты бизәде.