Оренбург өлкәсе Хөкүмәтендә язгы ташуга бәйле вазгыятьнең кайчан яхшырачагын әйттеләр
Ириклинский сусаклагычына су килү кимегәннән соң Оренбург өлкәсендә язгы ташуга бәйле вазгыять берничә тәүлек эчендә яхшырырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгына төбәк Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Төбәк губернаторы Денис Паслер элегрәк белдергәнчә, бер тәүлектә Ириклинский сусаклагычына су килү кимегән, вазгыять су агызу күләмен киметергә мөмкинлек бирә. Аны секундына 500 кубометрга киметергә карар кылынган. Хәзерге вакытта ул секундына 1670 кубометр тәшкил итә.
«Язгы ташуга бәйле вазгыять берничә тәүлек эчендә яхшырырга, без шул рәвешле платога чыгарга һәм пикны узарга тиеш», - дип вазгыятькә ачыклык кертте ул.
Хәзерге вакытта төбәкнең Орск, Гай шәһәрләрендә, Кваркено, Домбаровский, Светлый, Новорск һәм Адамовка районнарында вазгыять катлаулы булып кала.
Әлеге территорияләрдә яшәүче 4 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.
Оренбург өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә.