Самара өлкәсендә шагыйрь Әнвәр Давыдовның 105 еллыгына багышланган чаралар узды
Самара өлкәсенең Камышлы районында якташ шагыйрьләре Әнвәр Давыдовның тууына 105 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында офлайн һәм онлайн рәвештә төрле танып-белү чаралары әзерләнде һәм үткәрелде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
3 апрельдә үзәк китапханәдә «Камышлы җире шагыйре» дигән очрашу кичәсе булды. Чарада Камышлы авылы гомуми урта мәктәбенең VI-VIII сыйныф укучылары катнашты. Чараның башында Айназ Шәкүрова шагыйрь тормышының төп этаплары хакында сөйләде. Нияз Минһаҗев автор әсәрләреннән өзекләр укыды, Халидә Гыйләҗева Әнвәр Давыдов сүзләренә язылган җырны башкарды. Укучылар барлык кунакларның чыгышын кызыксынып тыңлады.
Давыдовларның гаилә дусты – Фәрит Зәйнуллин шагыйрь турында хатирәләре белән уртаклашты. Ул гаилә традицияләренең буыннан буынга күчүе хакында сөйләде.
Чара уңаеннан «Туган як җырчысы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, диелә хәбәрдә.