Татарстанның Тукай районында авылларның берсе бетерелде
Татарстан Тукай районында Мартыш авылын кыскарту турында закон кабул ителде. Бу документны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Татарстан Тукай районы Мартыш авылын бетерергә», диелгән документта.
Искәртик, закон проекты 2024 елның март азагында Татарстан Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Авыл Иштирәк авыл җирлеге территориясендә урнашкан. Авылны бетерү өчен Мартыш елгасының һәм ике чишмәнең химик матдәләр белән пычрануы сәбәп булган.
2008 елда Түбән Кама сәнәгать узелының бердәм санитар-саклау зонасы чикләре куелган, анда бу авыл да кергән. СанПин таләпләре буенча, андый территорияләрдә кешеләр яши торган объектлар урнаштыру тыела.