Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә ислам дине дәресләре оештырылачак
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте ислам дине дисциплиналары буенча дәресләргә чакыра. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәресләр Коръән һәм Коръәнне өйрәнү, тәҗвид; Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәле; гарәп теле дисциплиналары буенча узачак. Дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 11.00-13.00 сәгатькә кадәр оештырыла. Үткәрү урыны: Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете («Горьковская» метро станциясе, Кронверкский тыкрыгы, 7).