Сәйяр Хәбибуллин Татарстанның «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Знатдин улы Хәбибуллинга 90 яшь тулды. Шул уңайдан ул Татарстанның «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Юбилярны, өенә барып, Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин котлады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2021 елның 15 гыйнварындагы Указы белән Сәйяр Хәбибулин Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүен хәбәр итте. Композиторга «Музыка сәнгатен үстерүгә һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеккә зур өлеш керткән өчен» бүләген 7 февральдә — юбилей датасына багышланган концертта тапшырачаклар. Чара Сайяр Хәбибулин көенә язылган җырларны башкаручы яшь һәм танылган татар артистлары катнашында Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы һәм ярдәме белән узачак.